«Халыклар дуслыгы таҗы» квест-уены (12+)

Россиядә Халыклар бердәмлеге елы кысаларында 17 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Халыклар дуслыгы таҗы» дигән квест-уен уздырды.
Кунакларны алып баручылар татар, башкорт һәм мари милли киемнәрендә каршы алды. Алар бергәләп әлеге халыкларның тарихы һәм гореф-гадәтләре буйлап мавыктыргыч сәяхәткә юл тотты. Катнашучылар илнең җирле халыкларының милли киемнәре, символлары һәм көнкүреше белән танышты, бик теләп иҗади бәйгеләрдә, күңелле халык уеннарында катнашты һәм викториналарда үз көчләрен сынап карады. 

17ф. Венок дружбы народов1
17ф. Венок дружбы народов2
17ф. Венок дружбы народов3
17ф. Венок дружбы народов4
17ф. Венок дружбы народов5

Балалар мичле татар өендә булды, татар халык мәкальләрен искә төшерде, чулпы хатын-кызлар бизәнгеченең ничек кулланылышы турында белде. Мари батыры Онар турында легенда уенда катнашучыларга танылган мари бию хәрәкәтенең барлыкка килү тарихы турында бәян итте. Һәм башкорт халкы турында кроссворд чишеп, үзләре өчен аучылык белән шөгыльләнүче, кыргый бал җыючы күчмә халык тарихын ачты. 
Балалар милләт, дин, ышану һәм йолаларга карамастан, бер-беребезне ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк дигән нәтиҗә ясады. Хәзерге вакытта бер-береңне хөрмәт итү һәм илебездә милләтара татулыкны саклау бик мөһим!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: