«Хыялдан барлыкка килгән шәһәр» тарихи экскурсы (6+)

27 февральдә 16 нчы санлы китапханә кече яшьтәге балалар өчен «Хыялдан барлыкка килгән шәһәр» дигән тарихи экскурс уздырды. Очрашу барышында балалар Чаллыга нигез салыну тарихы, 1626 елда бу урында Чаллыбаш авылы барлыкка килү һәм иксез-чиксез тигезлектә дистә еллар эчендә зур шәһәр үсү тарихы белән танышты.  

20260206_140841
20260227_122525
IMG_20260227_152029_728
IMG_20260227_152029_736
20260206_141041

Китапханәченең мавыктыргыч сөйләвеннән балалар Чаллы элеваторы, беренче яшәүчеләрнең кем булуы, халыкның нәрсә белән шөгыльләнүе турында белде. Чыгыш шул заман кешеләренең тормышын яктыртучы фотоларны күрсәтү белән үрелеп барды. Шулай ук катнашучылар Чулман буендагы шәһәр символикасы турында кызыклы мәгълүмат алды. Чара Чаллы гимнын тыңлау белән тәмамланды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: