«Кыю сатира хакиме» мәгълүмат көне (12+)

26 февральдә Шәһәр үзәк китапханәсенең уку залында бөек рус язучысы М. Е. Салтыков-Щедринның тууына 200 ел тулуга багышланган «Кыю сатира хакиме» дигән мәгълүмат көне үтте. 

20260226_125947
20260226_130445
20260226_133130
20260226_134107

Чара кунаклары юбиляр тормышының төп этаплары белән танышты: Царское село лицеенда укуы, дәүләт хезмәте, «Современник» һәм «Отечественные записки» журналларында редакторлык эшчәнлеге. Төп игътибар язучының фантастика һәм чынбарлык үрелеп бирелгән уникаль сәнгать дөньясына бирелде. Очрашу тематик презентация күрсәтү белән үрелеп барды. «Премудрый пискарь», «Дикий помещик» һәм «Как мужик двух генералов прокормил» мультипликацион фильмнарыннан өзекләрне күрсәтү катнашучыларга авторның сатира ысулларын күрергә ярдәм итте. Әзерләнгән китап күргәзмәсе балаларны сатирикның танылган әсәрләре, һәм шулай ук аның иҗаты турында тәнкыйть материаллары белән таныштырды. 

Язучының биографиясен һәм аның үлмәс персонажларын белү буенча тематик викторина аеруча зур кызыксыну тудырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: