«Тарихка кереп калган якташлар» туган якны өйрәнү панорамасы (6+)

26 февральдә Үзәк балалар модель китапханәсе «Тарихка кереп калган якташлар» дигән туган якны өйрәнү панорамасы уздырды.
Чара яшь чаллылыларга туган якның бай тарихы һәм аның күренекле кешеләре белән тирәннәнрәк танышырга мөмкинлек бирде. 

IMG_20260226_123921_329
IMG_20260226_123921_361
IMG_20260226_125434_312
IMG20260226115710 — копия
IMG20260226120806

Балалар «Без Чаллы турында нәрсә беләбез?» дигән танып белү викторинасында актив катнашты һәм шәһәр турында белемнәрен киңәйтте. Шәһәр үсешенә зур өлеш керткән якташларга: Илдар Ханов, Евгений Батенчук, Илдар Мәннанов, Томази Кереселидзе һ.б.ларга аерым игътибар бирелде.
Укучылар бик теләп талантлы шагыйрә һәм язучы Вера Хәмидуллинаның шигырьләрен укыды һәм шаян табышмакларын чиште. 
Очрашу җанлы, интерактив әңгәмә форматында узды, шуңа күрә һәр яшь укучы үзен уртак тарихка һәм үз шәһәре мәдәниятенә катнашы булуын тоя алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: