«Гадәти булмаган язмышлы кеше» танып белү сәгате (6+)

25 февральдә 16 нчы санлы китапханә кече яшьтәге балалар өчен рус язучысы, тел белгече, халык җырлары, әкиятләре, табышмаклары һәм әйтемнәре җыючы Владимир Иванович Дальга багышланган «Гадәти булмаган язмышлы кеше» дигән танып белү сәгате уздырды. Очрашу барышында балалар Владимир Дальның биографиясе белән танышты, аның тормышыннан фактларны, 200 меңнән артык сүз кергән аңлатмалы сүзлекнең авторы булуы турында белде. Сүзләр белән бергә язучы «Мәкальләр һәм әйтемнәр» җыентыгына тупланган мәкаль-әйтемнәр, тизәйткечләр, табышмаклар, борынгы рус уеннарын да җыйган.

20260225_083937
20260225_084137
20260225_090212
20260225_091920
20260225_093141
IMG_20260225_103445_640
IMG_20260225_103506_461

Аннан соң балалар Владимир Ивановичның «Лиса–лапотница», «Привередница», «Журавль и цапля», «Война грибов с ягодами» рус халык әкиятләре мотивлары буенча язган әкиятләрен укыды һәм фикер алышты. Укучыларда «Старик – годовик» әкияте зур кызыксыну уятты, чөнки ул ел фасыллары, айлары, атна көннәре турында сорауларны үз эченә алган. Шулай ук малайлар һәм кызлар бик теләп Даль төзегән табышмакларны чиште, мәкальләрне искә төшерде, тизәйткечләрне дөрес һәм тиз итеп әйтүдә ярышты. Очрашу Владимир Иванович Дальның бөек рус аңлатмалы сүзлегендәге «Яга», «Кинжал», «Домовой» сүзләренең мәгънәләрен эзләү белән тәмамланды. Очрашу файдалы мәгълүматларга бай, җанлы һәм барлык катнашучылар өчен кызыклы булды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: