«Р. Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе» ТР ДБМУсе яшь укучыларны «Укы һәм уртаклаш» бәйгесендә катнашырга чакыра! (6+)

Бесплатно
Время проведения: 20 апреля 2026 года

Кадерле дуслар!
«Р. Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе» ТР ДБМУсе яшь укучыларны «Укы һәм уртаклаш» бәйгесендә катнашырга чакыра. 
Россия халыклары бердәмлеге елына һәм Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган бәйге 2025/2026 нчы уку елында «Татарстан Республикасында мәктәп укучылары өчен мәдәният» мәдәни-белем бирү проекты кысаларында, төрле яшь төркемнәре арасында укуны популярлаштыру, әдәби иҗат күнекмәләрен үстерү һәм актив укучылар аудиториясе булдыру максатында уздырыла. 
Бәйге түбәндәге яшь төркемнәрендә үткәрелә:
1 нче яшь төркеме – 1-4 нче сыйныф укучылары;
2  нче яшь төркеме – 5-11 нче сыйныф укучылары.
Бәйге 2 этапта уздырыла:
– 1 нче этап – гаризалар һәм эшләрне кабул итү: 2026 елның 24 февраленнән 20 апреленә кадәр;
– 2 нче этап – жюри эше һәм нәтиҗәләр чыгару: 2026 елның 20 апреленнән 30 апреленә кадәр.
Җиңүчеләр 1 июньдә узачак бүләкләү тантанасында игълан ителәчәк һәм бүләкләнәчәк.
Бәйге түбәндәге номинацияләрдә узачак:
– «Минем яраткан китабым» (1 нче яшь төркеме – 1-4 нче сыйныф укучылары). Укыган китап турында үз фикереңне язарга;
«Китап минем тормышта» (2  нче яшь төркеме – 5-11 нче сыйныф укучылары). Китапның дөньяга карашка яки гамәлләргә ничек йогынты ясавы турында фикерне язарга. Әсәрдән алган хис-кичерешләр, уйлар белән уртаклашырга, аның турында шәхси фикереңне язарга.
Бәйге эшләренә таләпләр:
– бәйгедә катнашучылар үз яраткан китаплары турында номинацияләр буенча видеоролик яздыра (1 минутка кадәр дәвамлылыкта);
– эш үзенчәлекле, моңа кадәр бастырылмаган һәм башка бәйгеләрдә катнашмаган булырга тиеш. 
Бәйгедә катнашучылар 2026 елның 20 апреленә кадәр бәйгенең Kultura.Konkurs@tatar.ru электрон почтасына түбәндәгеләрне җибәрә:
электрон формада гариза (вордта) һәм дискка актив сылтама (видео)
– шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә имзаланган ризалык.

Бәйгедә катнашу өчен гариза баланың законлы вәкиле тарафыннан имзалана (ата-ана яки опекун).
Бәйгедә җиңүчеләр жюри карары белән билгеләнә.
1 июньдә бүләкләү тантанасында 2025/2026 нчы уку елында «Татарстан Республикасында мәктәп укучылары өчен мәдәният» ведомствоара мәдәни-белем бирү проектындагы 100 җиңүче игълан ителәчәк:  50 — 1 нче яшь төркемендә (1-4  нче сыйныф),  50 –  2 нче яшь төркемендә (5-11 нче сыйныфлар).
Бәйгенең калган катнашучылары сертификатлар алачак. 
Бәйгенең нигезләмәсе.
Гариза.
Шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык

Поделиться: