«Ватан геройлары үткәндә һәм бүгенгедә» бәйрәм чарасы (18+)

Илебезнең барлык буыннары өчен әлеге бәйрәм батырлык, фидакарьлек һәм абруйлык бәйрәме. Без Ватаныбыз азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшкәннәрнең батырлыкларын хөрмәт итәбез һәм хәтерлибез, һәм бүгенге көндә илебез чикләрен, гражданнар тынычлыгын саклаучыларга зур ихтирам белән карыйбыз. 3 нче санлы китапханәдә Ватан Героена багышланган бәйрәм үткәрделәр. 

20260224_121401
IMG_20260224_143758_590
IMG_20260224_143840_459

Ватанны саклаучы — ул үз гомерен халыкка багышлаган, үз Туган илен саклаучы, аның бай тарихы һәм тирәннән килүче гореф-гадәтләре белән горурланучы кеше. «Ялкын» клубында катнашучылар үзләренең яшьлек елларын искә төшерде, солдатлар тормышында нинди роль уйнаулары турында сөйләште, сорауларга җавап бирде, сугыш җырлары тыңлады. Чара кысаларында китапханәче бәйрәмнең тарихы турында сөйләде, барлык ир-атларны котлады һәм аларга сәламәтлек теләде. Чарага китап күргәзмәсе һәм бәйрәм хөрмәтенә фотозона әзерләнгән иде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: