«Мин, ахры, киләчәккә керәм…» музыкаль-шигъри сәгате (12+)

Осип Мандельштам — күренекле рус шагыйре, прозаик, тәрҗемәче, тәннкыйтьче, Көмеш гасырның төп вәкилләренең берсе. Шәһәр үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан укучылар өчен XX гасырның иң танылган рус шагыйрьләренең берсе Осип Мандельштамның тууына 135 ел тулуына багышланган «Мин, ахры, киләчәккә керәм…» дигән музыкаль-шигъри сәгать уздырылды. 

f50d20b2-f86d-4ef6-9fc1-d08fc2c21e44 (2)
944ac9cc-06a1-4cf8-bed9-598e5fd0b555

Балалар танылган шагыйрьгә рус әдәбияты тарихында нинди урын бирелүе, аның иҗади уңышлары һәм язмышындагы фаҗигале вакытлары: ачлык, кулга алулар һәм сөрген турында ишетте. Авторның хыял һәм мәхәббәт белән рухландырылган туры сүзле һәм дөреслекне сөйләүче шигырьләре залда үзгә бер атмосфера тудырды. Катнашучылар гаҗәеп шигъри юлларның безнең көннәргә кадәр шагыйрьнең тормыш иптәше – үзенең бөтен гомерен иренең әдәби мирасын саклауга һәм торгызуга багышлаган Надежда Яковлевна ярдәмендә килеп җитүе турында белде. Осип Мандельштам шигырьләренә язылган «Ленинград» һәм «Нежнее нежного» җырларына видеоклиплар чарага килүчеләр өчен үзенчәлекле музыкаль нота булды.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: