«Мәдәниятләр мозаикасында телләр гармониясе» туган тел сәгате (16+)

20 февральдә 5 нче санлы китапханәдә Халыкара туган тел көне кысаларында яшьләр өчен «Мәдәниятләр мозаикасында телләр гармониясе» дигән туган тел сәгате узды. Балалар күпсанлы вак төркемнәрдән торган гаҗәеп телләр дөньясына кереп чума алды. Китапханәгә килүчеләр кешелек үсешендә аерым роль уйнаучы дөнья телләре, һәм шулай ук юкка чыга баручы телләр турында белде. 

IMG_20260220_124206_996
IMG_20260220_124731_707
IMG_20260220_125214_766
IMG_20260220_131945_915

Күрсәтелгән видеоматериаллар аларның һәрберсенең әһәмиятлелеге һәм кайсы телләрнең иң таралган дип саналуы турында сөйләде. Яшь буын борынгы бабаларның хәзинәсен ачты. Телләр юкка чыгарга тиеш түгел, шунлыктан хәтта иң сирәк диалектларны да саклап калырга кирәк. Укылган шигъри әсәрләр балаларга һәр телнең милли мәдәниятне чагылдыру коралы, рухи һәм материаль мирасны саклау һәм үстерү коралы булуын аңларга мөмкинлек бирде. Очрашу «Күптөрле телләр аукционы» бәйгесе белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: