«Агния Бартоның игелек шигърияте» әдәби сәгате (6+)

Шигырьләре һәр балага таныш Агния Львовна Бартоның 120 еллык юбилее уңаеннан, 20 февральдә 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәгендә «Агния Бартоның игелек шигърияте» дигән әдәби сәгать узды. Презентация ярдәмендә балалар  Агния Барто тормышыннан кызыклы фактлар һәм аның иҗаты турында мәгълүмат алды. Ул кызыклы шигырьләр генә түгел, ә фильмнарга сценарийлар да яза. Агния Львовна Бөек Ватан сугышы вакытында югалган балаларны эзләү белән шөгыльләнә. Катнашучылар ни өчен күп буын балалар аның шигырьләрен яратуы турында белде. 

20260220_122736
IMG_0269
IMG_0273
IMG_0279

Балалар күңелле шигырьләр укыды, табышмаклар чиште, «Табышлар бюросы», «Сүзне әйтеп бетер», «Буталчык» уеннарын уйнады. «Күңелле карусель» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Шатлык өләшүче шигырьләр балаларга күркәм шигърият дөньясына кереп чумарга ярдәм итте. Чара бар катнашучыларга яхшы кәеф бүләк иткән «Снегирь» шигыре буенча төшерелгән мультфильм карау белән тәмамланды.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: