«Армия калейдоскобы» уен программасы (12+)

20 февральдә Ватанны саклаучылар көне якынлашканда 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен «Армия калейдоскобы» дигән уен программасы уздырды.
Ике командага бүленеп, яшүсмерләр игътибарлылыкта, логикага һәм зиһенлектә ярышты. Балалар, «Бөек полководецлар» викторинасы сорауларына җавап биреп, Россиянең хәрби тарихыннан кызыклы фактларны белде. «Тере картина» һәм «Сугышчан язмалар» уеннары фантазия һәм тапкырлыкка чын сынау булды.  

1армкалейд15ф
2армкалейд15ф
3армкалейд15ф

Капитаннар бәйгесендә яшүсмерләр үзләрен разведчиклар ролендә сынап карады: алар кыска вакыт эчендә «дошман»ның тышкы кыяфәтен истә калдырды һәм сүз белән портретын төзеде.  
Чара азагында яшьләр сын солдат өчен көч һәм кыюлык кына түгел, ә тапкырлык, игътибарлылык, киң белемнәр, ә иң мөһиме – чын дуслык әһәмиятле, чөнки бары тугры иптәшләр белән генә теләсә кайсы сынауны узарга була дигән нәтиҗә ясады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: