«Халык теле – безнең горурлык» танып белү-уен программасы (12+)

19 февраьдә Шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре студентлар өчен Халыкара туган тел көненә багышланган «Халык теле – безнең горурлык» дигән танып белү-уен программасы уздырды.
Китапханәче бәйрәмнең тарихы, телләрнең күптөрлелеге, рус теленең матурлыгы һәм байлыгы турында сөйләде. Балалар викторина сорауларына җавап бирде, табышмаклар һәм ребуслар чиште, фразеологик әйтелмәләр һәм канатлы гыйбарәләрнең мәгънәләрен аңлатты. «Сүз төзе» уенын уйнадылар, шифрланган гыйбарәләрне чишүдә һәм мәкальләрне дөресләүдә үз көчләрен сынап карадылар. 

44149949-a5bc-4b84-8547-bfa08a07cd0e
02cc08da-fa2e-424d-bc86-29d939350048
432c4261-cf96-44a3-9571-e5552e38340b
1f81e50d-67be-4644-9b27-112baa53cb0b

Тел белән бәйле гореф-гадәтләр һәм йолаларга аерым игътибар бирелде. Катнашучылар мәдәни мирасны саклауның әһәмияте һәм телнең кешеләрне берләштерүе һәм буыннан-буынга белемнәр тапшырып килүе турында белде. 
Чара азагында китапханәче, алга таба да туган телне һәм мәдәниятне өйрәнүгә рухландырып, «Туган тел, дус булыйк» дигән китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән әдәбиятка күзәтү ясады.
Программа барлык катнашучыларда зур кызыксыну тудырды һәм уңай хисләр калдырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: