«Мин синең белән Ленинградтан сөйләшәм» әдәби-шигъри сәгате (12+)

Шагыйрә, прозаик, хәрби журналист, радио алып баручысы Ольга Федоровна Берггольц.  Аның исеме Ленинград блокадасы тарихы белән аерылгысыз бәйләнгән. 

oVmSTbk9Ztj4T9CIv2lRrzmqSTzTJhcfKdhp3zNbPsTclr6LuJSiqo-grkenOYyoPR1tRmCuieQrIzSfEnFg18_n
7R_LQkP3iyrpzZ4gueVczwgdqKS7pr6YxI-pY90cb6eUt-gFKdeR4-sk9ndMnXMq_oGwNV68FrdhercT9If8fSDv
photo_5238005380082768805_y
68RPFritxiVaE5-JXueyL1FfarqjmYFdT_SU7sYhMwSs4Fl5Pm7yGyHOGVROHUVvoeoVKkin3DBzqncQB_eXoI7l
Шәһәр үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре студентлар өчен шагыйрә Ольга Берггольцка багышланган «Мин синең белән Ленинградтан сөйләшәм» әдәби-шигъри сәгате уздырды. Катнашучылар видео-презентация ярдәмендә легендар шагыйрәнең биографиясе һәм аның Бөек Ватан сугышы елларындагы иҗади эшчәнлеге белән танышты, Ольга Берггольцның ленинградлыларга мөрәҗәгатьләрендә аның тере тавышын ишетте. Чара блокададагы Ленинград турында документаль фильмнан кадрлар һәм катнашучыларның күңел түренә үтеп кергән һәм камалышта калган шәһәрнең алиһәсе исеме алган шагыйрәнең гаҗәеп рухи көче турында уйланырга мәҗбүр иткән әсәрләреннән юллар белән үрелеп барды.  Укучылар игътибарына әлеге тема буенча китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. 

Чара шигъри юллары илебез тарихындагы иң фаҗигале елларда ныклык һәм өмет символына әйләнгән әлеге гаҗәеп хатын-кызның батырлыгына һәм таланты алдында баш ию булды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: