Олдос Хакслиның «О дивный новый мир!» китабы буенча фикер алышу (18+)

Янәдән «Прометей» фәнни-популяр әдәбият сөючеләр клубында очрашу узды.
Антиутопия жанры егерменче гасырда, кешелек, күпмедер тарихи тәҗрибәгә ия булып, артка күз салып, киләчәк турында уйлана башлаган вакытта популярлаша.
Һәм әлеге жанрда беренче пионерлардан булып инглиз прозаигы, язучы-фантаст һәм фәлсәфәче Олдос Хаксли санала.
Идеаль җәмгыять бармы? Кешелекнең киләчәге нинди? Кеше кайсына лаеклы: чын бәхет мизгелләре хакына интегеп һәм иҗат итеп яшәргәме — әллә тынычлык һәм туклыкта миңгерәүләнергәме?
Безнең җаваплар юк. Ә сезнең?

20260214_140302
20260214_140708
20260214_140720

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: