«Укучы укучыга бүләк итә» акциясе (12+)

13 февральдә 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге 14 февральдә билгеләп үтелүче Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган «Китапны яратып бүләк итегез» Унынчы гомумроссия акциясенә кушылды. Бу бөтен дөнья буенча кешеләрне яхшы китаплар бүләк итүгә рухландыручы иң яшь бәйрәмнәрнең берсе. 

IMG_0219
IMG_0226 (1)
IMG_0234

Барлык яшьтәге укучылар, үз тупланмасыннан китапларны бүләккә алып килеп, акциядә актив катнашты. Бүләк ителгән күптөрле тематикадагы һәм жанрдагы китаплар: классика, хәзерге заман, балалар әдәбияты, танып белү басмалары, «Укучы укучыга бүләк итә» китап күргәзмәсендә тәкъдим ителде. Без фидакарь рәвештә үз китапларын алып килгән һәркемгә рәхмәтле һәм бу басмаларның һәрберсе үз укучысын табар дип ышанып калабыз. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: