«Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә» әдәби сәгате (6+)

13 февральдә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен бөек татар герой-шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган әдәби сәгать узды.
Китапханәче балаларны язучының тормышы  һәм иҗаты, аның әсәрләре белән таныштырды. Балалар шагыйрьнең тормышы турында белүләрен күрсәтте, сорауларга актив җавап бирде, рәсемнәр буенча әсәрләрне таныды, шагыйрьнең шигырьләрен сөйләде. 

20240216_153236
20240216_154130
20240216_160523
20260213_155105

Яшь укучылар өчен кычкырып укулар үткәрелде – алар шагыйрьнең «Куян» шигырен тыңлады һәм фикер алышты. Шулай ук алар өчен шагыйрьнең кызыклы маҗаралары турында Рафаэль Мостафинның «Кечкенә Муса турында хикәяләр» китабыннан өзекләр укылды. 
Аннан соң алар бик теләп герой-шагыйрьнең балалар китаплары белән «сөйләште» – иллюстрацияләрне карады, таныш сюжетларны искә төшерде.
Чара азагында «Кызыл ромашка» мультфильмын карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: