«Йөрәктән йөрәккә китап битләре аша» китап бүләк итү (6+)

13 февральдә 8 нче санлы балалар китапханәсендә, 14 февральдә билгеләп үтелүче Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган «Китапны яратып бүләк итегез» унынчы гомумроссия акциясе кысаларында, «Йөрәктән йөрәккә китап битләре аша» китап бүләк итү акциясе узды.
Бу көннәрдә теләге булган балалар һәм өлкәннәр китап бүләк итә яки өенә ала, әдәбият белән алмаша, бер-берсе белән үзләренә ошаган хикәя турында фикер алыша алды. Балалар, башкалар да мавыктыргыч тарихларны укып ләззәтләнә алсын өчен, үзләренең яраткан китапларын бүләккә алып килде. 

IMG_3153
IMG_3167

Бушлай һәм ирекле китап алмашу — бу яхшы гамәл кылу мөмкинлеге! Барлыгы акциядә 28 укучы катнашты, 35 китап бүләк ителде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: