«Тылсымлы китаплар иле буйлап» театральләштерелгән экскурсия (6+)

Бала тормышында күп китаплар белән танышырга кирәк вакыт килеп җитә. Ә бу танышу кайда тормышка ашырылырга мөмкин? Билгеле инде, китапханәдә…
Әдәби геройлар Фиксиклар беренче сыйныфлыларны китапханә  белән таныштырды, китапның әһәмияте, китапларга карата сакчыл мөнәсәбәт кагыйдәләре турында сөйләде. 
Балалар «абонемент», «уку залы», «формуляр»ның нәрсә аңлатуы турында белде.

большая энциклопедия
знакомство с каталогами
знакомство с нко
мы читатели
посмотрите сколько книг
учимся искать в фонде

Алар китап патшалыгы – китапханә дәүләте белән танышты: китапханә фонды, китапларның киштәләрдә ничек урнаштырылуы һ.б. турында белде. Барысы бергә абонемент һәм уку залы белән танышты, туган якны өйрәнү бүлегенең һәм сәнгать бүлегенең китапханәнең башка бүлекләреннән нәрсәсе белән аерылуы турында белде. 
Экскурсия вакытында яшь укучылар төрле дөньяларга ишекләр ачучы гаҗәеп китаплар белән таныша алды. 
Катнашучылар, «Китап сәяхәте» презентациясен карап, алган белемнәрен ныгытты.
Чара азагында «Иң акыллы укучы» интерактив уенында катнаштылар. Әлбәттә, дуслык җиңде, һәм Фиксиклар барлык катнашучыларны УКУЧЫЛЫККА багышлады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: