Китапханә фондлары сәнгать белән тулыланды: Халыкара китап бүләк итү көненә бүләк

12 февральдә Г. М. Хәкимова исемендәге Чаллы картиналар галереясында «Китапны яратып бүләк итегез!» унынчы гомумроссия хәйрия акциясенә теләктәшлек белдереп тантаналы чара узды. Очрашу ел саен 14 февральдә билгеләп үтелүче Халыкара китап бүләк итү көненә багышланды. 
Чарага килүчеләргә сәламләү сүзе белән «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсе директоры Венера Гайнуллина мөрәҗәгать итте. Ул укуны популярлаштыруның әһәмиятен билгеләп үтте һәм галерея җитәкчелегенә күрсәткән инициативалары һәм  юмарт бүләк өчен рәхмәт белдерде. 
Мәдәни мирасны саклауның әһәмияте турында галерея директоры урынбасары Рузия Вәлиуллина сөйләде, ә төп фондлар саклаучы Татьяна Зиновьева кунакларны тупланманың формалашу тарихы һәм музей эше үзенчәлекләре белән таныштырды. 

1770963324880
1770963324888
1770963324898
1770963324910
1770963324919
1770963324930
1770963324940
1770963324950
1770963324961

Бүләк итү тантанасы кичәнең кульминациясе булды. Барлык китапханә вәкилләренә, шул исәптән сәнгать уку йортлары китапханәләренә дә, бүләккә картиналар галереясының юбилей альбом-каталогы тапшырылды. Бу чикләнгән тираж белән нәшер ителгән матур басма, фондлар өчен кыйммәтле бүләк булачак һәм укучыларга рәсем һәм графика тупланмасы белән якыннанрак танышырга ярдәм итәчәк.  
Рәсми өлештән соң, акциядә катнашучылар өчен «КАМАЗ тарихы рәсемнәрдә, фотоларда һәм документларда» күргәзмәсе буенча экскурсия оештырылган иде. Кунаклар уникаль архив материалларын һәм автогигантның һәм шәһәрнең елъязмасын чагылдыручы рәсемнәрне күрде.  
Акциягә кушылган һәркем рәхмәт кәгазьләре һәм «Китапны яратып бүләк итегез» гомумроссия проекты катнашучысы сертификатлары алды. 
Акциядә теләге булган бар кеше дә катнаша ала. Китапханәләргә, балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә шәхси кешеләр дә, коллективлар да, нәшриятлар һәм оешмалар да китап бүләк итә ала. 
Акция 15 февральгә кадәр (кертеп) дәвам итәчәк!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: