«Әфганстан: онытырга хакыбыз юк» хәтер сәгате (12+)

12 февраль көнне Хәтер көне – Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 37 еллыгы алдыннан 16 нчы санлы китапханәдә яшьләр өчен «Әфганстан: онытырга хакыбыз юк» дигән хәтер сәгате узды. Мультимедиалы презентация күрсәтү фонында китапханәче  совет гаскәрләрен Әфганстанга кертү сәбәпләре, Әфганстанда сугыш хәрәкәтләре башлануы, солдатлар җилкәсенә төшкән авырлыклар, югалтулар, совет сугышчыларының геройлыклары һәм ныклыгы турында сөйләде. Презентация слайдлары буйлап сәяхәт итеп, яшьләр ерак Әфганстанда 18-20 яшьлек малайларга тәҗрибәле ир-атлар белән сугышуның никадәр авыр булуы, шуңа да карамастан аларның иң яхшы кешелек сыйфатларын – батырлык, ныклык, намуслыгын югалтмавы турында белде. 

20260212_094902
20260212_103433
20260212_104017
20260212_110715

Өйләреннән еракта, кеше ышанмаслык авыр сугыш тормышында, сәгать саен үлем куркынычы астында совет солдатлары хәрби антына һәм сугышчан, кешелек бурычына тугры кала. Чара барышында Әфганстанда хезмәт иткән егетләрнең хатлары һәм Әфган сугышы турында шигырьләр укылды. Очрашу «Зәңгәр беретлар» ансамбле җырлары, шулай ук Әфган сугышы кинохроникасы кадрлары белән үрелеп барды. Катнашучылар игътибарына «Әфганстан: хәтергә 37 ел» китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, анда нәфис һәм документаль китаплар тәкъдим ителде. Очрашу азагында Әфганстанда һәлак булган совет сугышчыларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Чара яшьләргә гади булмаган тарихны һәм Ватаннан читтә үз хәрби бурычын үтәгәннәрнең батырлыкларын тирәнрәк аңларга ярдәм итте.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: