«Минем яраткан шәһәрем» видео-экскурсы (6+)

12 февральдә Үзәк балалар модель китапханәсе Чаллы шәһәренең 400 еллык юбилеена һәм беренче «КамАЗ» йөк автомобиле чыгуга 50 ел тулуга багышланган «Шәһәрем, син миңа кадерле!» фестивале кысаларында «Минем яраткан шәһәрем» дигән видео-экскурс үткәрде.

IMG_20260212_120904
IMG_20260212_121030
IMG20260212121208
IMG20260212121511
IMG_20260212_121942

Чарада катнашучылар таныш урыннарны туристлар күзлегеннән карый һәм үзләренең яраткан шәһәрләренең тарихыннан кызыклы мәгълүматларны белә алды. Алар шәһәр, аның тарихи өлеше һәм мемориаль комплекслары буйлап виртуаль сәяхәт кылды, матур паркларда һәм яңартылган Чулман яр буенда «булды». 
Видео-экскурсия балаларны архитектура объектлары белән таныштырды һәм мөһим шәһәр корылмалары төзелеше этаплары турында сөйләде. Әлеге чара ярдәмендә балалар туган шәһәрләре турында белемнәрен тагын да баетты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: