«Чаллы һәйкәлләре» виртуаль экскурсиясе (6+)

12 февральдә Үзәк балалар модель китапханәсе Чаллы шәһәренең 400 еллык юбилеена һәм беренче «КамАЗ» йөк автомобиле чыгуга 50 ел тулуга багышланган «Шәһәрем, син миңа кадерле!» фестивале кысаларында «Чаллы һәйкәлләре» дигән виртуаль экскурсия үткәрде.

IMG_20260212_120428
IMG20260212113740
IMG20260212115454
IMG20260212115542
IMG20260212120751

Чараның яшь катнашучылары туган шәһәрләренең күренекле урыннары буйлап виртуаль сәяхәт кыла, үзләре өчен Чаллы каласының бай тарихын ача алды. 
Экскурсия балаларны шәһәр халкының геройлыгын һәм батырлыгын символлаштыручы «Ватан-ана» мемориалы, «Интернационалист-сугышчыларга» һәйкәле, «КамАЗ төзүчеләренә дан» монументы, Рәис Беляев, Евгений Батенчук, Мусе Җәлил, Габдулла Тукай һәйкәлләре һ.б. объектлар белән таныштырды.
Балаларны аеручв пазл җыю эше кызыксындырды, анда Энтузиастлар бульварында урнашкан танылган «Саклаучы фәрештә» сыны сурәте төшерелгән иде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: