«Моабит кайтавазы – үлемсезлеккә тавыш» әдәби-шигъри сәгате (16+)

12 февральдә 5 нче санлы китапханәдә Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуны бәйрәм итү елында яшьләр өчен «Моабит кайтавазы – үлемсезлеккә тавыш» дигән әдәби-шигъри сәгате узды. Укучылар юбилей датасын искә төшереп кенә калмады, ә сүзнең таштан һәм корычтан да көчлерәк була алуын исбатлаган кешене тирәннәнрәк белде. Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты белән танышу Рафаэль Мостафинның «Герой-шагыйрь эзләреннән» дигән китабыннан башланды.

IMG_20260212_102350_435
IMG_20260212_102910_340
IMG_20260212_103001_290
IMG_20260212_103904_312
IMG_20260212_105757_841

Муса Җәлилнең шигъри мирасы Бөек Ватан сугышы рухы һәм Ватанга мәхәббәт символы булган «Моабит дәфтәрләре» җыентыгын үз эченә ала. Бу шигырьләр могҗиза белән сакланып калган һәм халкыбыз хәзинәсенә әйләнгән. Чарада катнашучылар бөек татар шагыйре әсәрләренең үзәкөзгеч яңгыравы белән ләззәт ала алды. Алар арасында – «Гафу ит, Ватан!», «Хуш, акыллым» һәм «Җырларым»нан юллар. Бу юллар онытылмас бер вакыйгага әйләнде һәм шигърият дөньясына кереп чумарга мөмкинлек бирде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: