«Мыеклылар һәм буй-буйлылар» танып белү-уен программасы (0+)

14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен йомшак дусларыбызга багышланган чара уздырды. Китапханәче дөньяда назлы һәм акыллы йорт хайваннарына – песиләргә карата битараф калучы кешеләрнең аз булуы турында сөйләүдән башлады. Аларны планетадагы кешеләрнең яртысы диярлек асрый. Чара барышында балалар йорт песиләренең килеп чыгу тарихы, ни өчен борынгы заманнарда песиләрне тылсым көченә ия дип уйлаулары, ни өчен мисырлыларның аны изге хайван дип санавы, һәм мәченең ничек итеп йорт хайванына әйләнүе турында белде. 

кошки14фаыпваы
кошкиимраопопоаола
кошкипарпрапар
кошопоплроара

Балалар зур кызыксыну белән «Песиләрнең токымнары», «Юрий Куклачёвның песиләр театры» видеороликларын карады. Шулай ук  «Син песиләр турында нәрсә беләсең?» онлайн-викторинасында актив катнаштылар, песинең кыргый туганнары турында табышмаклар чиште, мультфильмнарга нигез итеп алынган әдәби әсәр геройларын һәм песиләр белән бәйле халык сынамышларын искә төшерделәр. Балалар песиләр турында күп кенә яңа мәгълүматлар алды, бик теләп үзләренең дүрт аяклы дуслары турында сөйләде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: