Куркынычсыз интернет буенча викторина (6+)

11 февральдә 6 нчы санлы китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары белән бергә куркынычсыз интернет буенча викторина узды. Викторина барышында балалар «Интернет челтәрендә куркынычсызлык кагыйдәләре» презентациясен карады һәм фикер алышты, челтәрдә нәрсә эшләргә ярый, ә нәрсә ярамавы, аларны интернетта эшләгәндә нинди куркынычлар сагалап торуы, алардан саклану өчен нинди кагыйдәләрне белергә кирәклеге турында мәгълүматлар алды, «Интернетта куркынычсыз эшләү турында мин нәрсә беләм» викторинасы сорауларына җавап бирде, компьютерга бәйлелеккә тест үтте һәм «Куркынычсыз интернет кагыйдәләре» дигән мультфильм карады. Барлык катнашучылар интернетны куркынычсыз куллану турында киңәшләр белән китап кыстыргычлары алды. 

IMG_20260211_120642_826
IMG_20260211_120651_622

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: