«Минем иң яхшы Мырау» төбәк фотобәйгесе (0+)

Платно
Время проведения: С 9 февраля по 17 марта 2026 года

2026 елның 9 февраленнән 17 мартына кадәр Чаллы шәһәренең «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсе 3-14 яшьлек балаларны  «Минем иң яхшы Мырау» дигән төбәк фотобәйгесендә катнашырга чакыра.

Бәйгегә түбәндәге номинацияләрдә фотолар кабул ителә:

«Иң кызык фотосурәт» — песи белән юмористик кадрлар.
«Яраткан әдәби песи» — катнашучы кулында песиләр турында китапны тотып төшкән фото.
«Бергә укыйбыз» — катнашучының песи белән китап укып төшкән фотосы.
«Йомшак портрет» — яраткан песиләрнең фотопортреты.
«Китаптагы яраткан герой» — китап персонажы, песи төшерелгән иҗади рәсем.

Бәйге эшләре 2026 елның 17 мартына кадәр кабул ителә. 

Белешмәләр өчен телефон: +7-937-584-54-97
Е-mail: cbs-unior@mail.ru

Бәйгенең нигезләмәсе

Поделиться: