«Оnline куркынычлар» мәгълүмати грамоталылык дәресе (12+)

10 февральдә 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын «ONline куркынычсызлык» шәһәр акциясе кысаларында үткәрелгән чарага чакырды.
Хәзер күп кешеләр «бөтендөнья челтәре»ннән башка тормышны күзалдына да китерә алмый. Яшьләр виртуаль киңлекнең иң актив кулланучылары. Интернетта күп куркынычлар яный, алар турында онытырга ярамый.

10ф. Урок информационной грамотности «Опасности Оnline». Смотрим «Ералаш»
10ф. Урок информационной грамотности «Опасности Оnline». Участники мероприятия
10ф. Урок информационной грамотности «Опасности Оnline»

Интернетта үз «КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫК КАГЫЙДӘЛӘРЕ» бар. Китапханәче катнашучыларны нәкъ менә шул кагыйдәләр белән таныштырды. Чыгыш кулланучыны Интернет челтәре киңлекләрендә сагалап торучы куркынычлар турында видеороликлар белән үрелеп барды: «Челтәрдә ялганны ничек ачыкларга һәм Интернетта ничек хаклы булып калырга» һәм «Интернетта мошенниклыктан саклан».
Очрашу азагында мәктәп укучылары «Ералаш» балалар киножурналының «Крайняя мера» һәм «Классное видео» чыгарылышларын карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: