Цифрлы киңлектә китапханәләр проекты бөтенроссия бәйгесе старт ала (18+)

Бесплатно
Время проведения: с 1 марта 2025 года по 16 марта 2026 года

Екатеринбург шәһәре китапханәләре муниципаль берләшмәсе «Китапханәләр һәм социаль медиа» Россия китапханәләр ассоциациясе Эшче төркеме ярдәме белән Россия халыкларының мәдәни мирасын алга этәрү буенча цирфлы киңлектә китапханәләр проекты бөтенроссия бәйгесенә гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә. 
Бәйгенең максаты — китапханәләр һәм аларның хезмәткәрләренең интернет киңлегендә һәм социаль челтәрләрдә Россия халыкларының бердәмлеге һәм мәдәни мирасы темасын алга этәрүгә юнәлдерелгән иң яхшы проектларын һәм инициативаларын ачыклау һәм бүләкләү. 
ВКонтакте, Одноклассники, Telegram, Дзен һәм Rutube платформаларында барлык ведомство китапханәләре битләре һәм рәсми төркемнәре катнаша ала.

Бәйге эшләре өч номинациядә кабул ителә: текстлар (пост, мәкалә, лонгрид), фото һәм рәсемнәр (фото, коллаж, инфографика, иллюстрация, виртуаль күргәзмә), һәм шулай ук  видео (кыска ролик, видеоблог, интервью, анимация, туры эфир).

Эшләр 2025 елның 1 мартыннан алып 2026 елның 16 мартына кадәр Интернет челтәрендә урнаштырылган булырга тиеш. 
Катнашу өчен 2026 елның 16 мартына кадәр (кертеп) оештыручының рәсми сайтында электрон форма аша бәйге материалларына сылтамалар белән гариза җибәрергә кирәк. Гамәлгә куючылар вәкилләре, китапханә эше, медиа, дизайн һәм мәдәниятара коммуникацияләр өлкәсендәге белгечләрдән торган эксперт жюри проектларны темага ярашлылыгы, үзенчәлеге һәм креативлыгы, башкару сыйфаты һәм аудиторияне җәлеп итү критерийлары буенча бәяли.  
Һәр номинациядә җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк. Иң яхшы проектлар 2026 елның маенда Екатеринбургта узачак ел саен үткәрелүче XXX Россия китапханәләр ассоциациясе конференциясе кысаларында тәкъдим ителәчәк. Бу финалчыларга илнең бөтен профессиональ җәмгыятенә үз казанышларын күрсәтү мөмкинлеге тудырачак. 

Бәйге цифрлы киңлектә китапханәләр эшчәнлеген активлаштыруга, милләтара килешү темасына контент булдыруда иҗади якын килүне стимуллаштыруга, заманча медиаформатлар аша Россия халыкларының мәдәни мирасын популярлаштыруга юнәлдерелгән. 

Гариза бирү һәм тулырак мәгълүмат алу өчен бәйгенең рәсми сайты: https://biblmob.tilda.ws/konkurs

Поделиться: