«Яктылык остасы» танып белү сәгате (12+)

27 гыйнварда Мариупольдә «яктылык рәссасы» Архип Иванович Куинджи туган. Аның тормышы табышмаклар һәм серләр белән тулы. Бүгенге көндә дә даһиның рәсемнәре кабатланмас, кызыклы һәм серле булып кала, бөтен дөнья кешеләрен сокландыруын һәм гаҗәпләндерүен дәвам итә. Быел әлеге серле рус рәссамы, 500 дән артык картина һәм рәсемнәр авторының тууына 185 ел тулды. 

IMG-20260205-WA0006
IMG-20260205-WA0007
IMG-20260205-WA0014
IMG-20260205-WA0017

Әлеге датага, 5 февральдә, 16 нчы санлы китапханә җиденче сыйныф укучылары өчен «Яктылык остасы» дигән танып белү сәгате уздырды. Чарада балалар әлеге талантлы рәссам һәм хәйрияченең тормышы һәм иҗаты турында белде. Аларны рәссамның Россиядә беренче күргәзмәсендәге «ай буявы» белән язылган һәм балкыш эффекты тудыручы «Днепрда айлы төн» картинасы тарихы аеруча кызыксындырды. Очрашу азагында балалар «Җанланган картиналар» видеоролигын карады һәм А. И. Куинджиның гаҗәеп пейзажлар дөньясына кереп чумды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: