«Халык осталарының остаханәләренә сәяхәт» танып белү сәгате (0+)

17 нче санлы китапханәдә «Халык осталарының остаханәләренә сәяхәт» дигән танып белү сәгате үтте. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга халыкларның борынгы заманнардагы тормышы, көнкүреше һәм гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Күргәзмәдә алар шәһәребезнең халык осталары ясаган эшләнмәләр, борынгы көнкүреш әйберләре белән танышты. 

IMG_20260203_155823_331
IMG_20260203_160200_210
IMG_20260203_160234_415

Балалар күргәннәрдән эстетик ләззәт алып кына калмады, ә халык сәнгате, гореф-гадәтләре һәм кәсепләре, халык иҗаты осталары турында үз күзаллауларын да тулыландырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: