«Яңа заман һөнәрләре» мәгълүмат көне (12+)

29 гыйнварда татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре шәһәрдәге уку йортларын алга этәрү һәм хезмәт базарында кирәкле һөнәрләрне популярлаштыруга юнәлдерелгән мәгълүмат көне оештырды. Чара республиканың уку йортларына багышланган китапларга күзәтүдән башланды. Чакырылган кунаклар арасында Казан федераль университетының Чаллы филиалыннан һәм республиканың иң әйдәп баручы югары уку йортларыннан берсе – В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетның Чаллы филиалыннан белгечләре бар иде. Алар уку барышында студент үзләштерә ала торган һөнәрләр турында аңлаешлы итеп сөйләде һәм уку йортына керү кагыйдәләре турында тулы мәгълүмат бирде.

attachment (1)
attachment (2)
attachment (3)
attachment

Чара барышында КИУ студентлары мавыктыргыч формада кызыклы һәм күптөрле студент тормышы турында уртаклашты, ә «Только Мы» вокал-хореография студиясе үз мисалында хәзерге заман студентларының уңышлы уку белән бергә, күпкырлы талантларын да ача алуын күрсәтте. Укучыларга күрсәтелгән кызыклы фильм моңа дәлил булды. Күнегүләр өчен балалар блиц-викторинада катнашты: аларга һөнәрне яки аның вәкилен атарга кирәк булды, ә дөрес җаваплар өчен истәлекле бүләкләр алды. Чара укучыларның һөнәри яктан үзбилгеләнүендә булышты; аларны тормыш юлында дөрес сайлау ясау өчен нигез булырлык мөһим һәм кыйммәтле мәгълүматлар алды дип ышанып әйтә алабыз. Чара азагында катнашучыларга буклетлар һәм уку йортлары турында мәгълүмат язылган китап кыстыргычлары таратылды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: