«Шәһәрем, син миңа кадерле!» фестивале (6+)

Хөрмәтле шәһәрдәшләр һәм Чаллы шәһәре кунаклары!

10 февральдән 14 февральгә кадәр Үзәк балалар модель китапханәсе Чаллы шәһәренең 400 еллык юбилеена багышланган «Шәһәрем, син миңа кадерле!» фестиваленә чакыра. Бу чара Сезгә үз шәһәрегезнең тарихын яхшырак белергә һәм кызыклы кешеләр белән танышырга мөмкинлек бирәчәк. 

Фестиваль балалар һәм өлкәннәр өчен күптөрле программа тәкъдим итә:

10 февраль

12.00 «Яр Чаллы. Вакыт тасмасы» тарихи экскурсы.
Үзегез өчен Чаллының борынгы авыл җирлегеннән алып Россиянең заманча сәнәгать үзәге булып үскән шәһәргә кадәр тарихын ачыгыз. 
13.00 «Вакыт турында, төбәк турында, үзем турында» язучы Вера Хәмидуллина белән очрашу.
Вера Хәмидуллина – шагыйрә һәм тәрҗемәче, Россия язучылар берлеге, XXI гасыр язучылар берлеге, Татарстан Республикасы язучылары берлеге әгъзасы, нәшриятчы.

11 февраль

11:30 «Көйле-моңлы Чаллы» иҗади кунакханә.
Чаллыдагы музыка иҗаты традицияләре һәм Чаллы җырчысы Хәятнең чыгышы белән танышыгыз. 
12:30 «Спорт яратучы Чаллы» туган якны өйрәнү турниры.
Чаллы шәһәренең спорт белән шөгыльләнү өчен спорт комплекслары һәм спорт берлегенең танылган вәкилләре белән танышыгыз. 

12 февраль

12:00  «Чаллы һәйкәлләре» виртуаль экскурсиясе.
Шәһәрнең истәлекле һәм күренекле урыннары буйлап сәяхәт итегез, алар белән бәйле кызыклы фактларны белегез. 
14:00 «Минем яраткан шәһәрем» видео-экскурсы.
Шәһәрнең кызыклы туристик урыннарын күрсәтүче видео-экскурсны карагыз.

13 февраль

11:30  «Шәһәр картасында Муса Җәлил исеме» батырлык дәресе.
Исеме белә Чаллының урамнары һәм мәдәни объектлары аталган бөек татар шагыйре Муса Җәлил турында күбрәк мәгълүмат алыгыз. 
13:00 «Чулман буендагы шәһәр» туган якны өйрәнү уены.
Шәһәр тарихы, мәдәнияте һәм күренекле урыннарына багышланган викторина сорауларына җавап бирегез. 

14 февраль

11:00 «Ватан–ана» мемориаль комплексы» туган якны өйрәнү сәгате.
Үзегез өчен Ватан–ана» мемориаль комплексы серләрен ачыгыз, шәһәр тарихында эз калдырган кешеләрнең батырлыгы турында белегез. 

Выставка-просмотр «Туган көнең белән, яраткан шәһәр!» күргәзмәсе фестиваль дәвамында эшләячәк, ул Чаллының тормышын һәм үсешен яктыртучы китапларны тәкъдим итәчәк. 

Керү ирекле.
Белешмәләр өчен телефон 8(8552)38-30-26.

Поделиться: