«Роберт Миңнуллин шигырьләре ритмында» шәһәр иҗади бәйгесе (0+)

Платно
Время проведения: С 2 февраля по 31 марта 2026 года

2026 елның 2 февраленнән 31 мартына кадәр «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсе 3-14 яшьлек балаларны татар шагыйре Роберт Миңнуллинга багышланган «Роберт Миңнуллин шигырьләре ритмында» дигән шәһәр иҗади бәйгесендә катнашырга чакыра. 
Бәйгегә шагыйрь Роберт Миңнуллинның татар яки рус телләрендә бер шигырен яттан сәнгатьле итеп сөйләгәннең видеоязмалары, шулай ук авторның әсәрләренә иллюстрацияләр кабул ителә.
Бәйге эшләре 2026 елның 31 мартына кадәр кабул ителә. 
Эшләрне оештыручының электрон адресына cbs_filial12@mail.ru җибәрергә, яки Чаллы шәһәре, Ш.Усманов урамы, 48 нче йорт адресы буенча китапханәгә алып килергә кирәк.
Белешмәләр өчен телефон: (8552) 35-33-86

Бәйгенең нигезләмәсе

Поделиться: