«Холокост хәтер шәме» искә алу сәгате (12 +)

14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре яшүсмерләр өчен Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган чара уздырды. Китапханәче чарада катнашучыларга «холокост» сүзенең мәгънәсе, «ария» расасының кемнәр икәнлеге, нәрсә ул гетто һәм «бәллүр төн», шулай ук Гитлерның яһүдләргә, славяннарга һәм башка милләтләргә карата планнары турында сөйләде. Әлеге фаҗиганең барлык мәхшәрләрен күрсәтергә ярдәм иткән видеороликлар карадылар. 

14 фил. час-реквием 3
14 фил. час-реквием 2
14 фил. час-реквием 1

Балалар Холокостның беренче документларыннан берсе — яһүд кызы Анна Франк көндәлеге турында белде, ул дөньяның 50 теленә тәрҗемә ителгән. Бу көндәлектән өзекләр кычкырып укылды. Варшавадан Януш Корчак исемле мәрхәмәтле табибның героик батырлыгы катнашучыларда аеруча зур тәэсир калдырды, аның турында хәтер кешеләр йөрәгендә мәңге яшәр. Януш Корчак — күренекле поляк педагогы, табиб, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе. Аның идеясе – тәрбияче үз балаларын яратырга тиеш. 1911 елда аны яһүд балалары өчен Ятимнәр йортына директор итеп билгелиләр, ул 1940 елда Варшава геттосына күчерелә. Ә 1942 елда 200 бала белән бергә тәрбияче дә, тәкъдим ителгән иректән баш тартып, газ камерасында җәзалап үтерелә.
Чарада катнашучылар, әлеге куркыныч фаҗигага үз мөнәсәбәтен белдереп, шул дәһшәтле вакыйгалар турында онытмаска чакырды. Шуны истә тоту мөһим, без бергә булганда гына һәр кешенең хокукы һәм абруе хөрмәт ителә торган җәмгыять төзергә сәләтле.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: