«Ныклык һәм дан шәһәре» тарихи-патриотик кичәсе (12+)

27 гыйнварда – Россиянең хәрби даны көне, Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көне. Әлеге үзенчәлекле вакыйгага 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре укучыларга Бөек Ватан сугышының иң фаҗигале һәм героик битләренең берсенә кагылырга мөмкинлек бирүче чара үткәрде. Китапханәче блокаданың төп моментлары һәм аның символлары турында сөйләде. 

городстойкости12121
городстойкости232323
городстойкости3434343
городстойкости4545454

Укучылар кар баскан урамнар, су алу өчен озын чиратлар, шәһәр кешеләренең арыган йөзләре һәм аларның сынмас рухы чагылган документаль кадрларны күрде, заводлар һәм госпитальләрнең эшләве, ленинградлыларның, даими атышларга карамастан, мәдәният һәм белем бирүне туктатмыйча саклавы турында белде. Шулай ук кечкенә кыз Таня Савичева ячзмышы белән таныштылар. Аның көндәлеге Бөек Ватан сугышы символларының берсенә әйләнде. Чара барышында Ольга Берггольц шигырьләренең видеофрагментлары, Ленинград турында җырлар яңгырады, «Икмәк катысы» видеофильмы күрсәтелде. «Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады» — бу гыйбарә кичәнең эпиграфы һәм ленинградлыларның батырлыгы турында хәтерне кадерләп сакларга чакыру булып яңгырады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: