«Чаллы җиренең тыюлык урыннары» туган якны өйрәнү сәяхәте (12+)

28 гыйнварда 15 нче санлы китапханә «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәте белән берлектә өлкән сыйныфлылар өчен Чаллы шәһәренә нигез салынуга 400 ел тулуга багышланган «Чаллы җиренең тыюлык урыннары» дигән туган якны өйрәнү сәяхәте уздырды.

34343434343
45454545454
89898989898
232323232323
5656565656565656

Чара барышында китапханәче тыюлыкларның милли парклардан аермасы, аерым саклана торган табигать территорияләре кагыйдәләре һәм «экологик сукмаклар»ның нәрсә аңлатуы турында сөйләде. Алга таба яшьләр «Түбән Кама» милли паркының күренекле урыннары һәм туристлар өчен маршрутлары белән танышты. 
Участники «Беренчеләр хәрәкәте»ндә катнашучылар яшүсмерләр өчен «Тере линейка» дигән логик уен әзерләде, анда балалар төрле хайваннар буе белән үз буйларын чагыштырды. Чара «Яшелләрчә уйла» викторинасы белән тәмамланды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: