Йорт хуҗасы, яки Кудесы көне: китап белән каршы алабыз!

28 гыйнвар — үзенчәлекле, тылсымлы көн. Русиядә элек-электән бу көнне иң мөһим, кешегә рухы белән иң якын — Йорт хуҗасын хөрмәтлиләр. Бәйрәм «Кудесы» дип аталган (күңел ачу, тавышлану сүзеннән). Йорт учагын саклаучыга ошар өчен, аңа мич алдында яки ишек төбендә сый — сөт, ботка, татлы камыр ризыгы калдыра торган булалар, «Хуҗакай, безнең ботканы кабул итеп ал! Пирогларны да аша — йортыбызны сакла!» дип әйтәләр. Иң мөһиме — яхшы  рух алга таба да йортны бәла-казалардан сакласын һәм шаярмасын – әйберләрне яшермәсен һәм төнлә шауламасысн өчен аны онытмау, аның күңелен күрү була.
Әмма бүген, биек йортлар һәм гаджетлар гасырында бу кызык һәм мөлаем персонажны эзләргә? Җавап гади — китапханәдә! Нәкъ менә шунда, киштәләр арасында, иң танылган һәм иң яраткан әдәби йорт хуҗаларының берсе — йорт хуҗасы Кузька яши.
Аны күркәм балалар язучысы һәм рәссам Татьяна Ивановна Александрова уйлап тапкан. Беренче тапкыр 1972 елда «Кузька» әкиятендә дөнья күреп,  бу кечкенә, кызыл аяк киемендә һәм ямаулы киемле герой шунла ук миллионлаган укучыларның йөрәген яулый. Аннан соң «Сказки старой тряпичной куклы», «Кузька в новом доме», «Игрушечная школа» һ.б. дәвамнары барлыкка килә.

Йорт хуҗасы көнен бәйрәм итү өчен бу китаплар нәрсәсе белән яхшы соң?

Алар — гореф-гадәтләрне саклаучылар. Из историй про Кузька турында тарихтан без Убырлы Карчык һәм Урман хуҗасы, кикимора һәм су анасы кем булуын, славяннарның әкияти дөньясы төзелешен беләбез. Нәни йорт хуҗасының шаярулары һәм фикер йөртүләре аша халык акылы, йортка, өлкәннәргә, табигатькә карата хөрмәт хисе тапшырыла.
Алар — дуслык һәм мәрхәмәтлек турында. Кузька — рух кына түгел, ул — Наташа исемле кызга һәм барлык укучылар өчен тугры дус. Ул гадел, ярдәмчел, «йөрәк хәтере» яши торган иске әйберләргә сакчыл булырга өйрәтә.
Алар бик җайлы. Татьяна Александрованың җылы, өйдәгечә теле, юмор белән тулы диалоглары һәм автор иллюстрацияләре тагын-тагын кайту теләге тудыручы атмосфера булдыра. 

Китапханә китабы белән Кудесыны ничек билгеләп үтәргә?

Нәни йорт хуҗасы Кузька турында циклдан теләсә кайсы китапны табарга һәм укырга алырга. Аларны гаиләдә кычкырып укырга мөмкин — бу озын кышкы кичләр өчен бик яхшы традиция. 
Китап образларыннан илһам алып, үз йорт хуҗаңның рәсемен ясарга. 
Үз йорт хуҗаңа сый — печенье яки конфет, аның янына Кузька турында бите ачык китапны куярга.
Әлеге тарихлар буенча төшерелгән танылган «Дом для Кузьки» совет мультфильмын карарга. 

28 гыйнвар — һәр йортта күзгә күренмәс, әмма иң баш хуҗа барлыгын, аның көче – безнең үз йортыбызга мәхәббәттә, андагы тәртип һәм тынычлыкта икәнен искә тшөреү өчен бик яхшы сәбәп. Ә бу яхшы, әкияти дөньяга иң яхшы озата баручы — Татьяна Александрова китаплары.

Шулай итеп Йорт Хуҗасы көнендә кыю рәвештә мавыктыргыч уку, халык тылсымының бер кисәге һәм, әлбәттә инде, иң танылган нәни йорт хуҗасы белән очрашу өчен китапханәгә килегез. Бәйрәм белән! Сезнең йорт хуҗагыз һәрвакыт яхшы кәефтә булсын, ә китап киштәсендә акыллы һәм күңелле әкияткә урын булсын.

Поделиться: