«Мин Россияне өзелеп яратам…» шигърият кичәсе (12+)

27 гыйнварда 16 нчы санлы китапханә уртанчы сыйныф укучылары өчен Николай Михайлович Рубцовның тууына 90 ел тулуга багышланган «Мин Россияне өзелеп яратам…» дигән шигърият кичәсе уздырды. Аудитория юбилярның биографиясе һәм әдәби мирас белән танышты. Презентация слайдлары буйлап сәяхәт итеп, балалар шагыйрьнең гади булмаган язмышы: ятимлектә үткән балачагы, талантының танылу алуга таба озын юлы, хыяллары һәм фаҗигале рәвештә һәлак булуы турында белде. 

IMG_20260127_130257_828
IMG_20260127_130334_950
IMG_20260127_160422_500
IMG_20260127_160422_750
IMG_20260127_114408_330

Чара барышында катнашучылар Н. Рубцовның матур, үзәкөзгеч, Туган илгә, анага, хатын-кызга, табигатькә мәхәббәт белән тулы «Привет, Россия», «Русский огонёк», «Родная деревня», «Звезда полей» һ.б. шигырьләрен тыңлады. «Тихая моя родина» шигырен укучы рус шагыйре тавышы язмасының фонограммасы беркемне дә битараф калдырмады. Очрашуда катнашучылар шулай ук Николай Рубцовның күркәм шигырьләренә язылган «Букет», «Зорька алая», «В горнице моей светло…», «Зимняя песня» дигән җырларын тыңлады. Очрашу дәвамында балалар башкаруында «Березы», «Детство», «Море», «Аленький цветочек», «Жеребенок» һ.б. шигырьләр яңыграды. Рубцов поэзиясе беркемне дә битараф калдырмыйча, кешеләрнең йөрәген яулый. Чара шагыйрьнең кабатланмас рухи дөньясына кереп чумарга һәм аның иҗатыннан ләззәт алырга мөмкинлек бирде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: