«Тыюлыклар серләре» экологик сәфәр (0+)

27 гыйнварда 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәгендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен Тыюлыклар һәм милли парклар көненә багышланган «Тыюлыклар серләре» дигән экологик сәфәр үткәрелде. Балалар Татарстан Республикасының аеруча саклана торган табигый урыннары буйлап виртуаль сәяхәт кылды: уникаль Идел-Кама тыюлыгы, «Түбән Кама» милли паркы, «Чиста болыннар», «Чатыр Тау» тыюлыклары белән танышты.

51d66d97-5e4d-4b43-92a6-010daa672f87
a762bd0a-62c4-4b13-9276-82cdc6bb00e0
c979f6ac-05d4-4bf6-99a1-44afb3683a1b

Яшь укучылар тыюлыкларның бай хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы, республикабызның Кызыл китабына кертелгән хайваннар һәм кошлар: орлан-аккойрык, балобан, соры челән, сапсан турында белде. Катнашучылар бик теләп «Урман җәнлекләре», «Бу кемнең йорты», «Кышлаучы кошларны тап» уеннарын уйнады, сакланучы территориядә аучылык белән шөгыльләнергә, балык тотарга, анда яшәүчеләрне борчымаска ярамавы турында белде. Балалар тыюлыкларның туган як табигатен яратырга һәм сакларга, аның турында кайгыртырга ярдәм итүен аңлады.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: