«Тыюлыклар – табигать энҗеләре» экологик дайджест (6+)

21 гыйнварда 16 нчы санлы китапханә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Тыюлыклар – табигать энҗеләре» дигән экологик дайджест уздырды. Чарада катнашучылар Россиядә тыюлыклар һәм милли парклар көненең килеп чыгу тарихы белән танышты, «тыюлык», «заказник», «милли парк» сүзләренең мәгънәләрен белде, илебезнең иң матур һәм гаҗәеп тыюлыклары буенча виртуаль сәяхәт кылды.

20260121_143303
20260121_143537
20260121_144947
20260121_150636

Балалар шулай ук Татарстан Республикасының аерым саклана торган табигать территорияләре һәм Чаллы шәһәренең табигый һәйкәлләре белән танышты: бу дөньяның, Россиянең һәм Татарстанның Кызыл китапларына кертелгән хайваннарны һәм үсемлекләрне очратырша мөмкин булган «Түбән Кама» милли паркы, Идел-Кама дәүләт табигать биосферасы тыюлыгы һәм башкалар. Очрашу азагында алган белемнәрне ныгыту өчен «Бу мөһим!» экологик уены үткәрелде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: