«Чаллы – туган калам» виртуаль экскурсия (0+)

17 нче санлы китапханәдә балалар бакчасына йөрүче нәниләр Чаллы шәһәре буйлап виртуаль сәяхәт кылды, аның барышында шәһәрнең таныш урыннарын — урамнарын, биналарны, күренекле урыннарын күрде.

17ф. Чаллы (2)21.01.26
17ф. Чаллы (3)21.01.26
17ф. Чаллы21.01.26

Заманча технологияләр ярдәмендә балалар туган калабызның иң танылган һәм матур урыннарында булды: Балалар һәм яшьләр өчен иҗат йорты, Җиңү паркы, Курчак театры, Үзәк балалар китапханәсе. «Чишмә» халыклар дуслыгы йортына кереп чыктылар һәм мари телендә җыр тыңладылар, татар биюе биеделәр. Бөек татар язучысы Г.Тукай һәйкәле янында аның шигырьләрен тыңладылар. 
Экскурсия азагында балалар «Минем Чаллым» викторинасында катнашты.
Балалар Чаллының бик зур һәм матур шәһәр булуын билгеләп үтте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: