«Еллар аша Тукай безгә дәшә» китап күргәзмәсе (0+)

Габдулла Тукай татар халкы тарихында аерым урын алып тора — аның иҗаты рухи үсештә, әдәбиятта һәм мәдәнияттә үзе бер чор булып тора. Шагыйрь турында хәтер буыннар күңелендә мәңгегә сакланачак. Тукай елы кысаларында,  китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә бөек шагыйрьнең тууына 140 ел тулуга багышланган «Еллар аша Тукай безгә дәшә» дигән китап күргәзмәсе ачылды Экспозиция апрель азагына кадәр эшләячәк. Барлык шигърият сөючеләрне һәм Габдулла Тукай иҗатын хөрмәт итүчеләрне күргәзмә белән танышырга чакырабыз. 

Поделиться: