«Моңлы ягым – Татарстан» VIII төбәк бәйгесе нәтиҗәләре (0+)

Платно
Время проведения: С 19 января по 12 февраля 2026 года

2026 елның 19 гыйнварыннан 12 февраленә кадәр Чаллы шәһәренең «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсе 4 яшьтән өлкәнрәк теләге булганнарны татар шагыйре һәм язучысы Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган «Моңлы ягым – Татарстан» VIII төбәк бәйгесендә катнашырга чакырды. 

Бәйгенең номинацияләре:
«М. Җәлил татар телендә» (сәнгатьле уку).
«М. Җәлил рус телендә» (сәнгатьле уку).
«М. Җәлил дөнья халыклары телләрендә» (сәнгатьле уку).
«Җәлил варислары» (шагыйрьгә яки аның иҗатына багышланган катнашучының үзе язган әсәрләрне уку).
«Җәлил турында» (башка авторларның М.Җәлилгә багышланган әсәрләрен уку).
«Төркемле башкару».
«Иллюстрация» (шагыйрь әсәрләре мотивлары буенча рәсем).
«Кул эшләнмәсе» (шагыйрь әсәрләре мотивлары буенча декоратив-гамәли иҗат).

Телефон: 8-917-271-27-47.
Сораулар өчен е-mail: cbs-art@mail.ru.
Җаваплы: Гыйльметдинова Наилә Баграмовна – бүлек мөдире

Бәйгенең нигезләмәсе

Бәйге нәтиҗәләре

Поделиться: