«Пушкинны укыйбыз» төбәк нәфис сүз осталары бәйгесе (0+)

Платно
Время проведения: С 19 января по 16 февраля 2026 года

2026 елның 19 гыйнварыннан алып 16 февраленә кадәр «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсе теләге булганнарны «Пушкинны укыйбыз» төбәк нәфис сүз осталары бәйгесендә катнашырга чакыра.

Бәйге түбәндәге номинацияләрдә уздырыла:
«Пушкинны укыйбыз»
«Пушкин турында яратып»
«А. С. Пушкин дөнья халыклары телләрендә»
«Театральләштерелгән чыгыш»

Бәйгене үткәрү формасы читтән торып.
Бәйгедә катнашу өчен шагыйрьнең иҗатына багышланган рус яки башка телләрдә теләсә кайсы тематика һәм жанрда шигырьләрне сәнгатьле укыганның видеоязмалары, А.С. Пушкин әсәрен сәхнәләштерү белән видеоролик әзерләргә кирәк.

Белешмәләр өчен телефон: 89172374842
e-mail: biblio_cdb@mail.ru

Бәйгенең нигезләмәсе

Поделиться: