«Яхшылыкка китап аша» китапханә дәресе (6+)

16 гыйнварда 23 нче санлы китапханә икенче сыйныфлылар өчен «Яхшылыкка китап аша» дигән китапханә дәресе уздырды.
Чарада катнашучылар үз үрнәкләрендә кайгыртучынлыкка, дус булырга, ярдәмчелеккә һәм гаделлеккә өйрәтүче яраткан әкият һәм хикәяләр геройларына кунакка юл тотты. Бергәләп персонажларның гамәлләре турында фикер алыштылар, яшерен мәгънәләрне эзләргә һәм яхшылыкны явызлыктан аерырга өйрәнделәр. 

3. 23ф. Библиотечный урок «К добру через книгу» (6 )
2. 23ф. Библиотечный урок «К добру через книгу» (6 )
1. 23ф. Библиотечный урок «К добру через книгу» (6 )

Дәрес белемнәргә дә бай, күңелле дә булды, балаларны кызыклы уеннар, викториналар һәм иҗади биремнәр көтте. Анда укучылар зирәклекләрен, фантазияләрен һәм командада эшли белүләрен күрсәтә алды.  
Яшь укучыларны чын тормышта ничек яхшы кеше булырга, якыннар турында ничек кайгыртырга, мохтаҗларга ничек ярдәм итәргә икәнлеге турында фикер алышу көтте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: