«Екатерина Вильмонт иҗаты дөньясы» китап күргәзмәсе (18+)

6 нчы санлы китапханәдә Екатерина Вильмонт иҗатына багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Екатерина Вильмонт – хәзерге заман россия язучысы һәм тәрҗемәчесе, балалар өчен детективлар һәм хатын-кызлар өчен оптимистик рухтагы проза әсәрләре авторы. Укучылары тарафыннан киң танылу алган Екатерина Вильмонт исеме ир-ат һәм хатын-кыз мөнәсәбәтләре турында язучы иң атаклы авторлар бишлегенә керә. Язучының романнары – ул юмор, тормышка куану һәм «Полоса везения, или Все мужики козлы», «Хочу бабу на роликах!», «Плевать на все с гигантской секвойи», «Нашла себе блондина!», «Перевозбуждение примитивной личности» кебек үткен сүзле исемнәр. Ул оптимистлык һәм үз-үзеңә ышану бирүче иронияле, җиңел, тере проза. Күргәзмә киң даирә укучылар өчен кызыклы булачак. 

Поделиться: