«Яңа ел лабиринты» китапханә экскурсиясе (6+)

9 гыйнварда, мәктәп каникуллары вакытында, 23 нче санлы китапханәдә 5 нчы сыйныф укучылары өчен «Яңа ел лабиринты» исеме астында мавыктыргыч экскурсия узды.
Китапханәдә «Яңа ел лабиринты» – ул күңел ачу чарасы гына түгел. Ул балаларга китапханәнең тузанлы китаплар җыеп ятучы кызыксыз урын түгеллеген, ә бик күп яңа нәрсәләр белергә, хыял һәм тылсым дөньясына кереп чума алырга мөмкин булган чын җәлеп иткеч үзәк булуын күрсәтү мөмкинлеге. 

1. 23ф. Библиотечная экскурсия «Новогодний лабиринт» (6 )
2. 23ф. Библиотечная экскурсия «Новогодний лабиринт» (6 )

Балаларны Кар Кызыннан табышмаклар көтте. Дөрес җаваплар киләсе биремгә юлны ачты. 
Алга таба укучыларга тышлыгында яки китапта билгеле бер рәсемле, исемнәрендә яңа ел сүзләре булган китапларны табарга кирәк булды. Бу игътибарлылыкларын тикшереп карау гына түгел, ә яңа кызыклы басмалар белән танышу өчен дә бик яхшы мөмкинлек.
Балалар чын маҗараларда катнашты, табышмаклар чиште, шигырьләр укыды, төрле биремнәр башкарды, барысына да кызыклы һәм күңелле булды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: