«Яшь эшмәкәрләр» әңгәмә-уены (12+)

9 гыйнварда кышкы каникуллар вакытында 15 нче санлы китапханә яшүсмерләр өчен «Яшь эшмәкәрләр» дигән әңгәмә-уен уздырды.
Чара башында балалар «икътисад» сүзенең мәгънәсен искә төшерде, китапханәче белән хәзерге заманда финанс грамоталылыгының әһәмияте турында әңгәмә корды. 

1Юные предпри
2Юныепредприн

Уен «Әдәбиятта икътисад», «Урман хуҗалыгы», «Икътисади энциклопедия» һәм «Музыкаль кафе» дигән дүрт раундтан торды. Командаларга бүленеп, яшьләр икътисади грамоталылыкта ярышта. Һәр дөрес җавап өчен алар берәр акча алды. Балалар финанс өлкәсендә яхшы белемнәрен генә түгел, ә тапкырлыкларын, зирәклекләрен һәм командада эшли белүләрен күрсәтте. 
Уен азагында яшүсмерләр «Мәктәп укучылары өчен икътисад» дигән видеоролик карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: