«Лермонтовны искә алып» әдәби кичәсе (12+)

5 гыйнварда кышкы каникуллар вакытында 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен «Лермонтовны искә алып» дигән әдәби кичә уздырды.
Чараны «Смерть поэта» шигырен язуга этәргән вакыйгалар тасвирланучы сәхнәләштерү ачып җибәрде. Куелыштан соң, яшүсмерләр бу шигырьне укып чыгып, М. Ю. Лермонтовның кичерешләрен аңлый алды.

IMG-20251224-WA0001
ФотоВспоминаяЛермонтова05.01.26

Мультимедиалы презентация ярдәмендә балалар язучының биографиясе буенча виртуаль сәяхәт кылды: алар авторның гаиләсе һәм аның тормышы белән бәйле истәлекле урыннар белән танышты. Яшьләр шулай ук Михаил Юрьевичның язудан кала, әле тагын балавыздан әйберләр ясавы, берничә чит тел белүе, музыка уен коралларында уйнавы турында белде.  
Балалар бик теләп Михаил Юрьевич шигырьләренә иҗат ителгән «Горные вершины», «Выхожу один я на дорогу…», «Слышу ли голос твой?» берничә музыкаль әсәрне тыңлады. Яшүсмерләр, «Үзегез өчен Лермонтовны ачыгыз» викторинасында катнашып, язучының тормышы һәм иҗаты турында үз белемнәрен сынап карады.
Кичә «Минем Лермонтов» документаль фильмыннан өзекне карау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: