«Кышкы күңел ачулар» яңа ел уеннары (6+)

5 һәм 9 гыйнварда, кышкы каникуллар көннәрендә, 23 нче санлы китапханәдә мәктәп укучылары өчен «Кышкы күңел ачулар» дигән яңа ел уеннары узды.
Балаларны җем-җем килеп торучы шарлар һәм гирляндалар белән матур итеп бизәлгән чыршы каршы алды, ә һава мандарин һәм ылыс исе белән тулган иде. Китапханә чын уен мәйданчыгына әйләнде, анда һәркем үзенең күңеленә хуш килгән шөгыль таба алды. 

2. 23ф. Новогодняя игротека «Зимние развлечения» (6 )
1. 23ф. Новогодняя игротека «Зимние развлечения» (6 )

Мавыктыргыч викториналарда катнашучыларга кыш, яңа ел гореф-гадәтләре һәм яраткан әкият геройлары турында үз белемнәрен тикшереп карарга мөмкин булды. Дөрес җаваплар алкышланды һәм, билгеле инде, бүләкләнде. 
Балалар бик теләп мамык кар йомарламнарыннан кар кирмәннәре ясап һәм «суык» йөгерүләрдә катнашып, җитезлектә һәм тизлектә ярышты.
Яңа ел уеннары чын дуслык һәм бердәмлек бәйрәменә әйләнде. Балалар рәхәтләнеп аралашты, үз кичерешләре белән уртаклашты һәм бергәләп һәр мизгелгә шатланды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: